«ЭШ СӨЙГӘННЕ ИЛ СӨЯ»

Ярмидәге бердәм халыкка.
Туган илне кара болыт каплап,
Күкләренә афат сырылгач,
Илем буйлап,бердәм булып,
Барча кеше бергә тотынгач.
Апаларда,япь-яшь кыз балалар,
Жиңү өчен төндә һәм көндә ,
Мас-сеткалар,шәмнәр,мас-халатлар,
Ясап тегә клуб өендә.
Безнең генә илдә тогры халык,
Күңелен биреп эшли ул эшне,
Рәхмәт сезгә яусын,саф күкләрдән!
Жиңеп чыккач ачы сугышны.
Үз иленә булган мөхәббәтне,
Патриотик безнең холыкны,
Жиңә алмас,кара гәмсез көчләр,
Чөнки саклый,Раббым, халыкны.
Файруза Сатаева30 ноябрь 2023ел.

«Эш сөйгәнне ил сөя»- ди халык мәкәле. Чишмә районы Ярми авыл халкының бердәмлегенә күптән сокланабыз. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Ярми авылы мәдәният йортыннан халык өзелми. Гуманитар ярдәм итеп ничәмә төркем маскировка челтәрләре, халатлар, каплау шлемнары бәйләп җибәрде алар. Ярми халкының хезмәте бәясез.Ак яулыклы дәү әниләр, апалар башта бәйләү серләрен өйрәнергә осталык дәресенә йөрделәр. Ә күз курка-кул эшли. Кемнең улы, кемнең оныгы хәрби операциядә. Сагынып, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп тырышып эшлиләр алар. Бүген мәдәният йортына вакытлыча ялга кайткан Насибуллин Рәмил күчтәнәчләр белән килеп керде. Ул Чишмә бистәсеннән икән. «Ярми авылының тырыш, олы йөрәкле апаларын үз күзләрем белән күреп, танышып китәсем килде. Минем әтиемдә махсус хәрби операциядә. Ярми авылының каплаугыч челтәрләре бик данлыклы анда, чөнки сыйфатлы»-ди Рәмил. Матур итеп сөйләшеп, чәйләр эчеп, күп теләкләр теләп ,сәләмнәр җибәреп озаттылар зур кунакны. Исән-сау булсыннар барысыда, балалар ятим үсмәсеннәр дигән теләкләр теләп яңадан кул эшенә тотындылар апалар. Барысыда яхшы булачак-бердәм булыйк дуслар!!!