ОТЗЫВ О СПЕКТАКЛЕ

Гаилә елы чарасы булып 2024 елның 13 апрель көнне «Ак калфак» төркеме Чишмә районы Ярми авылында «Гайфи бабай, өйлән давай» дигән бик мауктыргыч, тормышның төп максатларын чишә торган, тел һәм туганлык жепләрен киләчәк буынга өйрәтү өлгеләренә багышланган комедик спектакль куйды

. Тагын әйтеп үтәсе килэ, төп режисер Сарварова Гөлфия Харрас кызы бу театр төркеменең — йөрәге. Барча үзэшмәкәр артистларны үз канат астына жыйган Әни ул! Һәрбер артист үз ролен бөтен күңелен биреп башкарды. Аларның чыгышларыннан ихласлык, күңел сихәте, тел байлыгы һәм бердәмлектә тормышның яме икәнлеген исбатлап үз — үзебезгә үрнәк алдык. Ярми авылындагы «Ак калфак» бүлекчәсе «Сәхнә Дуслары»
театры артистларына зур ижади унышлар, сәләмәтлек, озын ак бәхетле гүмерләр, унышлы гастрольләр теләп калабыз! (Шәhәбетдинова Фәйрүзә, Таhирова Лидия)